news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда “Алтын йөрәкле кеше” конкурсы уза

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе тиешле карарга кул куйды

(Чаллы, 9 октябрь, “Татар–информ”). Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев “Алтын йөрәкле кеше – 2009” конкурсын үткәрү турында”гы карарга кул куйды.
Конкурста ел дәвамында шәһәр учреждениеләренә ярдәм күрсәткән, сәламәт яшәү рәвешен, физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыручы юридик һәм физик затлар катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: “Оешмада спорт эшен иң яхшы оештыру” – 2009 ел дәвамында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спортчылар, социаль учреждениеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән корпоратив, максатчан программаларны гамәлгә ашырган шәһәр оешмалары катнаша; “Спортка ярдәм күрсәткән өчен” – спортчыларга даими рәвештә ярдәм күрсәтүче шәхси эшкуарлар, шәһәр оешмалары җитәкчеләре һәм физик затлар катнаша; “Иң яхшы спорт гаиләсе” – спортта уңышка ирешкән шәһәр гаиләләре катнаша; “Сәламәт гаилә – сәламәт җәмгыять” – актив тормыш позициясендә торган, балаларын лаеклы гражданнар итеп тәрбияләүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гаиләләр катнаша; “Җиңүгә омтылыш өчен” – шәһәрнең иҗтимагый һәм спорт тормышында актив катнашучы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша.
Конкурста катнашу өчен заявкалар һәм документлар пакеты 2009 елның 1 ноябренә кадәр Чаллы шәһәре башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсендә кабул ителә, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100