Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Алтын кояш нуры» дигән шәхси күргәзмә ачылды
Экспозициядә 98 картина урын алган.
(Чаллы, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөлфия Галим). Чаллыда Картиналар галереясенең зур залында ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Юлия Абрамашвилинең «Алтын кояш нуры» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.
Экспозициядә Чаллы картиналар галереясе фондларыннан һәм авторлык коллекциясеннән эшләр урын алган.
Юлия Абрамашвили «Сынлы сәнгать һәм сызым» белгечлеге буенча Чаллы Дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Ул 2011 елдан балалар һәм өлкәннәр өчен «Радужный мир» сәнгать студиясен җитәкли.
Рәссам үзенең остазы һәм иҗади рухландыручысы дип ТР халык рәссамы Мадияр Хаҗиевне саный. Аның өчен персонажларның характерлары, эмоциональ халәте кызыклы. Картиналар ясаганда ул төрле техникаларны куллана, үсешкә омтыла.
Күргәзмәне ачу танатанасы җылы, дустанә шартларда узды. Кунакларга РФ һәм Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Дени Абрамашвили («Пычаклар белән бию»), халыкара конкурслар лауреаты, Мәскәүнең «Триумф» музыка агентлыгы солисты Леонид Скороходов, «Веретено» төркеме солисты Рөстәм Янгулов, джаз триосы солисты Елена Соколова үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте. Экспозициядә 98 картина урын алган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз