news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда "Алтын алка" клубы призына хоккей буенча ярышлар старт ала

Яшүсмерләр-яшьләр клублары арасында уеннар 4, 5 һәм 6 гыйнварда узачак, 7 гыйнварда финал булачак.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). 4 гыйнварда Татарстанның Чаллы шәһәрендә Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы призына яшүсмерләр-яшьләр клублары арасында хоккей буенча турнирның шәһәр этабы старт ала. Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ел саен үткәрелүче әлеге ярышта дүрт яшь категориясендә – 2006-2007 елгылар, 2004-2005 елгылар, 2002-2003 елгылар һәм 2000-2001 елгы яшь уенчылардан торган ун команда, йөздән артык хоккейчы катнашачак. Уеннар 4, 5 һәм 6 гыйнварда узачак, 7 гыйнварда финал булачак.

Яңа ел ялларыннан соң башка яшь категориясендәге командалар ярышачак. Уеннарны "Яшүсмер” Яшүсмерләр-яшьләр үзәге ярдәме белән Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100