news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда алты айлык кызын асфальтка төшереп җибәргән әтигә карата җинаять эше кузгатылган

Башы яраланган сабыйны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Чаллыда алты айлык кызын асфальтка төшереп җибәргән әтигә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Гадәттән тыш хәл июль ахырында Автошәһәрнең бер сәүдә үзәге янындагы парковкада булган. 48 яшьлек ир-ат кечкенә кызын автокреслодан алган вакытта, аны ялгыш төшереп җибәргән.

Башы яраланган сабыйны хастаханәгә озатканнар. Ул табиблар күзәтүендә.

Ир-атка карата «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot