news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда алма белән тончыккан бала комадан чыккан

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән бала сәламәтлегендә уңай динамика бар, дип хәбәр иттеләр.

(Казан, 21февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Чаллыда табиблар алма белән тончыккан бер яшьлек бала гомере өчен көрәшә, дип хәбәр ителгән иде.

Бүген иртән бала комадан чыккан һәм аңына килгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсеннән бала сәламәтлегендә уңай динамика бар дип хәбәр иттеләр. “Аны реанимациядән хастаханәнең бер бүлегенә күчерүгә әзерлиләр”, дип аңлатты әңгәмәдәш.

Исегезгә төшерәбез, алманы балага әбисе чистартып биргән, үзе янында утырган.

«Бала алма кисәгенә тончыккач әбисе ярдәм итәргә тырышкан, кулы белән алмакчы булган. Нәтиҗәсе булмагач, ашыгыч ярдәм чакырган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, табиблар аныКама балалар медицина үзәгенә озаткан», – дигән иде Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле. Бала анестезиология һәм реанимация бүлегенә госпитализацияләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100