news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда "акыллы" автобуслар йөри башлаячак

Татарстан яңа система белән җиһазландырылган машиналар кулланучы беренче төбәк булачак.

(Чаллы, 2 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Быел Ford Sollers компаниясе Ford Transit микроавтобусы нигезендә эшләячәк "акыллы" маршрут таксие системасы эшкәртмәсен тәмамларга уйлый. Татарстан яңа система белән җиһазландырылган машиналар кулланучы беренче төбәк булачак, дип яза җирле басма.

Микроавтобусларга алдан ук урыннар алу, хәрәкәт юнәлешен күзәтү, тукталышка килеп җитү вакытын күрсәтүче махсус мобиль кушымталар куелачак. Быел аны Чаллы белән Алабуга шәһәрләрендә куллана башларга да уйлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100