news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда аквапарк төзеләчәк

Инвесторлар аны ике ел эчендә төзеп файдалануга тапшырырга уйлыйлар.

 (Чаллы, 7 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда аквапарк булачак. Ул автокаладаның 36–37 бистәләре артындагы карьерда төзелергә мөмкин, дип яза "Шәһри Чаллы".

Мәскәүдән килгеп аквапарк булдырырга теләгән инвесторлар Чулман яр буен сайлаганнар. Һәрхәлдә шәһәр җитәкчеләре аквапарк төзелеше өчен әнә шул карьерны тәкъдим итәләр. Чаллыда аквапарк төзелсә, ул бөтен Чулман аръягы районнары һәм гомумән шушы төбәк өчен иң эре күңел ачу корылмаларының берсе булачак. Инвесторлар аны ике ел эчендә төзеп файдалануга тапшырырга уйлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot