news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда "Ак калфак" әгъзалары татар ашларын әзерләү буенча мастер-класс үткәрде

Семинарда балаларга туган телне өйрәтүдә халык уеннарын куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Чаллыда "Ак калфак" әгъзалары татар ашларын әзерләү буенча мастер-класс үткәрде
tatar-congress.org/

(Чаллы, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Чаллы шәһәренең 83 нче балалар бакчасында  туган тел тәрбиячеләре өчен төбәк семинары үтте. Әлеге семинарда «Ак калфак»лылар татар халык ашларын әзерләү буенча мастер-класслар үткәрде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинарда балаларга туган телне өйрәтүдә халык уеннарын куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук балаларга милли бизәкләр төшерү, чигү серләрен дә өйрәттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot