Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда "АК БАРС" банкның лицензиясен алалар икән дигән хәбәр таралды
Оешманың матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәнчә бу ялган хәбәр һәм ул кәрәзле челтәр аралашу җайланмаларыннан таралган.
(Чаллы, 17 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда "АК БАРС" банкның лицензиясен алалар икән дигән хәбәр таралды, дип яза җирле басма.
Бу банкның банкоматлары һәм офисларында туган проблемалар белән бәйле булып чыкты. Оешманың матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәнчә бу ялган хәбәр һәм ул кәрәзле челтәр аралашу җайланмаларыннан таралган. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә бу турыда язганнар.
Тиз арада "АК БАРС" банк эшне җайга салган: банкоматларда акча җитәрлек, офислар гадәти режимда эшли икән.
Банкның финанс күрсәткечләре яңартылган: беренче яртыеллыкта быел банк 357,6 миллион сум табыш алган. Акча әйләнеше тотрыклы икән. "АК БАРС" банк халыкны ялган хәбәрләргә ышанмаска чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз