news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда агачка бәрелгән «Ока»ның ике яшь пассажиры җәрәхәтләнгән

Авариядә 14 һәм 9 яшьлек кыз балалар төрле тән җәрәхәте алган.

Чаллыда агачка бәрелгән «Ока»ның ике яшь пассажиры җәрәхәтләнгән
ГИБДД Набережных Челнов

(Чаллы, 22 октябрь, Эльвира Мөхәммәтдинова). Кичә Чаллыда «Ока» юлдан чыгып киткән һәм агачка килеп бәрелгән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Халыклар дуслыгы проспектында 15 б йорты каршында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Киа Рио»ның 47 яшьлек йөртүчесе икенче юлга күчкәндә 32 яшьлек Чаллы кызы йөрткән «Ока» машинасына юл юл бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә, «Ока» юлдан чыгып китеп, агачка килеп бәрелгән.

Авариядә ике пассажир кыз (14 һәм 9 яшьлекләр) төрле тән җәрәхәте алган. Алар «Ока» машинасында булган. Балаларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot