news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда "Africa Eco Race-2015" чемпионнарын - "КАМАЗ-Мастер" командасын каршы алдылар

Беренче тапкыр “КАМАЗ”ларның берсе газ-дизель ягулыгы өчен көйләнгән двигатель белән узышты

  (Чаллы, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген төнлә «Бигеш» аэропортында "Africa Eco Race-2015" чемпионнарын - «КАМАЗ-Мастер» командасын каршы алдылар. Искәртеп узабыз: узышта ике экипаж катнашты һәм йөк машиналары арасында беренче, икенче урыннарны алдылар.

Аэропортта чемпионнарны күп санлы җанатарлар, туганнары һәм якыннары, шулай ук “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры урынбасары Александр Ушенин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин каршылады.

«Париж-Дакар» танылган ралли-марафоны маршруты буенча узган ралли нәтиҗәләре буенча Антон Шибалов (штурман - Роберт Аматыч, механик - Алмаз Хисамиев) экипажы дизель ягулыгы белән эшли торган “КАМАЗ” да йөк машианлары зачетында 1 нче урынны һәм автомобильләр – йөк машиналары арасында абсолют зачетта 2 нче урынны алды. Табигый газда эшләүче спорт йөк машинасында чыгыш ясаган Сергей Куприянов (штурман - Александр Куприянов, механик - Анатолий Танин) идарәсендәге команданың икенче экипажы йөк машинаары зачетында 2 нче урынны һәм абсолют зачетта 3 нче урынны алды.

Экипажлар белән бергә остаз буларак халыкара класслы Россия спорт мастеры, ТР һәм РФ атказанган спорт мастеры, «КАМАЗ-Мастер» командасының тәҗрибәле механигы Сергей Савостин да катнашты. Үз чыгышында ул, ралли тәҗрибә туплау мәктәбе булып тора, дип белдерде.

Җиңүчеләрне “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры урынбасары Александр Ушенин тәбрикләде. Ул генераль директор Сергей Когогинның да котлау сүзләре җиткерде. 

“Сезнең өчен бөтен ил, Татарстан, туган шәһәрегез кайгырып-борчылып торды. Без сезнең белән горурланабыз, туган шәһәрегез, республика һәм ил өчен тагын да зур җиңүләр яулавыгызны телим”, - дип котлады шәһәр башкарма комитетыннан Ринат Абдуллин.

Команданы каршы алу кысаларында аэропортта ук узышның ничек узуы турында ролик күрсәтелде. Анда хәзерге вакытта икенче кыйтгада “Дакар” раллиендә катнашучы «КАМАЗ-Мастер» командасының икенче өлеше котлау сүзләре белдерде.

Узышта экипаж 6 мең 837 км узды, шуның 3 мең 430 км - зур тизлектә.

Искәртеп узабыз: «КАМАЗ-Мастер» командасы "Africa Eco Race" раллиенда беренче тапкыр гына катнашмый. 2013 елда Антон Шибалов (Евгений Яковлев, Дмитрий Сотников) экипажы йөк машиналары арасында шулай ук чемпион булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100