news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ачылган яңа мәктәпнең бизәлеше аэропорт дизайнын хәтерләтә

Чаллы мэры Наил Мәһдиев мәктәп ачылышында аның иң югары заманча таләпләргә җавап бирүен билгеләп үтте.

(Чаллы, 29 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда аэропортка охшатып эшләнгән яңа мәктәп ачылды. Ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә һәм монда спорт заллары, бассейннар, спорт шәһәрчеге бар. Бу хакта мәктәп ачылышында Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтте.

“Соңгы өч елда 1 сентябрьдә без берәр мәктәп ачабыз. Быел затлы бүләкне Мәләкәс аръягындагылар алды. Мәктәп заманча таләпләргә җавап бирә. Биредә ике спорт залы, ике бассейн бар, спорт шәһәрчеге төзелгән. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!” - диде ул. 

Чаллыда ачылган мәктәп аэропорт дизайнын хәтерләтә. Монда "самолет" тематикасы өстенлек итә. Гранит төсенә, сары, соры, яшькелт-зәңгәр төсләргә буялган рекреацияләр терминалны хәтерләтә. Классларда төсле җиһазлар, трансформер-парталар урнаштырылган. Мәктәпнең юл күрсәткечләре дә аны аэропортка охшаш итә.

Мәктәпне ачу тантанасы символик ачкыч тапшыру һәм беренче сыйныф укучысының кыңгырау чыңлатуы белән төгәлләнде. Кунакларга мәктәпне аның директоры Азат Галиев һәм архитектор Елена Сафиуллина күрсәтте.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка кунаклар бина төзелгәндә тормышка ашырылган заманча мәгариф һәм дизайнер тенденцияләрен бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100