news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ачылачак яңа мәчеткә исемне Чирмешән ягының Утыз Имәни авылы халкы кушкан

Утыз Имәни исемендәге мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие катнашуы көтелә.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Татарстанның Чаллы шәһәрендә Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге яңа мәчет ишекләрен ача. Бу тантаналы вакыйгада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чаллы шәһәре хакимияте башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла һәм башка бик күп кунакларның катнашуы көтелә.

Утыз Имәни исемендәге мәчет шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсе 27 нче микрорайонында төзелгән. Аның имамы итеп, элек “КамГЭСэнергострой” оешмасы генераль директоры урынбасары булып эшләгән, шәһәр советы депутаты булып сайланган Салихҗан хәзрәт Гайниев билгеләнгән.

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла мәчетне төзү инициативасы белән Чирмешән районы Яңа Кади (хәзер Утыз Имәни) авылы кешеләре чыкканын билгеләп узды. “Алар Утыз Имәни исемен бирергә теләгәч, без хупладык. Аның Чаллы белән бәйләнеше булмаса да, ул бит татар галиме”, – диде Әлфәс хәзрәт.

“Мәчетебез бик матур урында урнашкан, ерактан ук күренеп тора. Мондагы яңа микрорайон халкы өчен бу мәчет бик уңайлы булачак”, – дип белдерде мәчетнең имамы Салихҗан хәзрәт. Ул үзе Чирмешәннең Утыз Имәни авылыннан булуын әйтте. Имам элек үзе эшләгән “КамГЭСэнергострой” оешмасының мәчет фундаментын салырга булышканнарын билгеләп узды. Финанслау буенча алдагы бурычларны Чаллыдагы бер эре предприятие җитәкчесе үз өстенә алган.

“Элек авылыбыз Утыз Имәни исемле булган, – дип Салихҗан хәзрәт галимнең 1754 елда шул авылда туганын искәртте. – Аннары аны Яңа Кади дип үзгәрттеләр. Демократия килгәч, яңадан исемен кайтардылар. Утыз Имәни истәлегенә беркайда да биналар төзелгәнен белмим. Ул бит дин галиме дә, фәлсәфәче дә, медицина буенча да хезмәтләре күп. Шуңа күрә үзем дә, авылдашларым да шундый фикергә килдек”.

Салихҗан хәзрәт мәчетнең мәйданы 200 квадрат метрны, манарасы 20 метр биеклектә булуын хәбәр итте. Ике ел төзелгән мәчет бинасы 180 кеше сыйдырышлы. Беренче катта хатын-кызлар өчен, ә икенче катта ир-атлар өчен намаз бүлмәләре урнашкан.

Иртәгә ачылыш тантанасында мәчет төзелешендә катнашкан кешеләргә Рәхмәт хатлары да тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100