news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары

Укучыларның 42 проценты укуларын профильле сыйныфларда дәвам итәчәк.

(Чаллы, 23 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының дүрт фән буенча Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Винер Харисов әйтте.

Аның сүзләренчә, 9нчы сыйныф укучылары рус теле, информатика, әдәбият, немец теле буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Җәмгыять белеме һәм биология буенча, киресенчә, күрсәткечләр начарланган.

Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча начар билгеләр җиде (36, 57, 61, 75, 76, 84, 87) мәктәптә юк. Тугыз мәктәптә (78, 77, 76, 26, 61, 57, 36, 79, 84) уртача билге “4” һәм аннан да югары булган.

Тугызынчы сыйныфтагылар арасында уздырылган анкета нәтиҗәләре укучыларның 42 проценты укуларын профильле сыйныфларда дәвам итәчәкләрен, калганнарының урта һөнәри белем йортларына укырга китәргә теләүләрен күрсәткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot