news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 95 гаилә ана капиталына сертификат алды

Ана капиталын алган кешеләрнең 96% ы акчаны яшәү шартларын яхшыртуга тоткан.

(Чаллы, 22 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Эльвира Гайнетдинова). Чаллының "Энергетик"мәдәният сараенда кичә тантаналы рәвештә 95 гаиләгә сертификатлар тапшырылды. Чакырылган гаиләләрне ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Филиппова котладылар, дип яза җирле басма.

Ана капиталы тапшыру турындагы указ 2007 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә кергән иде. Шушы вакыт аралыгында Чаллыда яшәүче гаиләләргә 37 меңгән артык сертификат тапшырылган, шуларның 29 меңе аны кулланган. Ана капиталын алганнар арасында 96% ы яшәү шартларын яхшыртуга тоткан.

2018 елда бала тапкан аналарга тагын берничә яңа төр программалар гамәлгә керә башлады. Шуларның берсе булып ана капиталы программасын 2021 елның 31 нче декабренә кадәр озайту тора. Шулай ук, ана капиталын мәктәпкәчә белем бирүгә юнәлдергән очракта чикләүләр алынган.

Сертификатка ия булу һәм ана капиталын тотуга гаризаны хәзер электрон рәвештә дә тапшырырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100