news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 8 яшьлек бала йога күнегүләре вакытында үлгән

Бу хәл үз өйләрендә әти-әнисе юк чакта була.

(Чаллы, 1 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда йога күнегүләре белән шөгыльләнгәндә 8 яшьлек малай буылып үлгән, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Бу хәл үз өйләрендә әти-әнисе юк чакта була. Әлеге гаилә инде берничә ел йога белән мавыга икән. Алар фатирларына йога күнегүләре өчен махсус үрмә ятаклар урнаштырган булган. Малай менә шунда күнегүләр ясаганда буталган һәм азагы хәвефле беткән.

Соңрак әти-әнисе кайтып аны коткарырга тырышса да, ул инде суламаган. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә дә үлемне теркәп китәргә генә туры килә. Бу вакыйга буенча хокук саклау органнары тикшерү эше башлады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot