news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 700 тамашачыга исәпләнгән биш заллы кинотеатр ачыла

16 метрлы экран урнаштырылган иң зур зал 200 тамашачыны сыйдыра алачак.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан – 28 декабрьдә Чаллыда яңа кинотеатр ачыла, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

700 тамашачыга исәпләнгән кинотеатр биш залдан гыйбарәт. Ул Sunrise City комплексында аерым урнашкан бинаның ике катын биләп торачак һәм җир өсте кичүе аша сәүдә үзәге белән тоташачак.

Кинотеатрның башкарма директоры Оксана Усова сүзләренчә, 16 метрлы экран урнаштырылган иң зур зал 200 тамашачыны сыйдыра алачак. Әлеге бинада шулай ук балалар өчен уен зонасы да урнашыр дип көтелә.

Кинотеатр белән Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев танышты инде. Ул иң беренчеләрдән булып биредә урнаштырылган кәнәфиләргә бәя бирде, аларның башкала кинотеатрларындагы утыргычлардан берни белән дә аерылып тормавын искәртте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot