news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 6 мең чамасы инвалид эшкә урнаштыруга мохтаҗ

Автошәһәрдә 8,5 мең эшкә яраклы инвалид яши, аларның 2,6 меңе генә эшли.

(Чаллы, 15 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда 6 мең чамасы инвалид эшкә урнаштыруга мохтаҗ, дип сөйләде автошәһәр Халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова.

2018 ел башыннан Халык мәшгульлеге үзәгенә 277 инвалид мөрәҗәгать иткән, 235 кеше эш тапкан. Шул ук вакытта квота буенча 118 кеше эшкә урнаштырылган. Бүген Чаллыда 8,5 мең эшкә яраклы инвалид яши, аларның 2,6 меңе генә эшли.

15-29 августта шәһәрдә, эш эзләүче инвалидлар белән эш бирүчеләрнең активлыгын күтәрү өчен,  «Тигез мөмкинлекләр дөньясы» акциясе үткәрелә. Аның кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләргә вакансияләр ярминкәсе, түгәрәк өстәлләр, консультацияләр, тренинглар үткәреләчәк.

“Россия Федерациясе Хөкүмәтенең эшкә урнаштыруга мохтаҗ инвалидларның яртысы эшле булырга тиеш дигән карары бар. Бу карарны гамәлгә ашыру өчен, без ресурслар табарга тиеш. Чаллыда бер эшсезгә 6 яки аннан да күбрәк тәкъдим туры килә. Әмма проблема шунда ки, аларның бары тик 49ы гына физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру өчен туры килә”, - диде Быданова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100