news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 55 меңенче сабый туды һәм 3 меңенче яңа гаилә барлыкка килде

Шәһәрнең ЗАГС идарәсендә әлеге вакыйга ияләре булган гаиләләрне котладылар.

(Чаллы, 1 октябрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда 55000 нче сабый туды һәм 3000 нче яңа гаилә теркәлде.

Чаллының "юбиляр" сабые – Альбина һәм Илнар Ямалетдиновлар гаиләсендә туган ир бала – Эмиль. Ул – гаиләдә апасы Сәйдәдән соң, икенче бала.
Эмиль исеме латин теленнән тырыш дигәнне аңлата, шуңа да шушы сирәк исемне бирергә уйладык, дип җиткерә әти-әнисе.

Шәһәрнең ЗАГС идарәсендә тагын бер истәлекле вакыйга теркәлде – Чаллыда 3000 нче яңа гаилә барлыкка килде. Ул бәхетле пар ияләре – Гөлназ һәм Артур Вәлиевлар гаиләсе.

Идарәдә әлеге гаиләләрне тарихи вакыйга белән котладылар һәм тормышларында уңышлар юлдаш булуын теләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100