news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 4500 нче бала туган

Сабый 7 августта Кама балалар медицина үзәгендә дөньяга килгән.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Чаллының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре 2017 елда дөньяга килгән 4500 нче баланың тууын теркәгән. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте җиткерә.

фото: http://nabchelny.ru

Бала 7 августта Кама балалар медицина үзәгендә дөньяга килгән. Әти-әнисе – Регина һәм Рәмис Хисаметдиновлар балага Радмир дип исем кушкан. Малай гаиләдә икенче бала – апасына энекәш булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot