news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 42 нче полиция терәк пункты ачылды

Хәзер вәкәләтле полиция хезмәткәрләре планшетлар һәм патрульле машиналар белән тәэмин ителгән.

(Чаллы, 9 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда 42 нче полиция терәк пункты ачылды. Ул көненә якынча 10 кешегә хезмәт күрсәтүгә каралган.

2015 елда Татарстан Республикасында уникаль закон кертелә, аның нигезендә, терәк пунктлар аерым участокларның тәртип саклау урыны гына булып исәпләнми. Анда участок полиция хезмәткәрләреннән тыш, балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре дә эшли.

Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров сүзләренә караганда, полиция хезмәтенә мөрәҗәгать итүләрнең 30%ы терәк пунктларына туры килә. Хәзер вәкәләтле полиция хезмәткәрләре планшетлар һәм патрульле машиналар белән тәэмин ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot