news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 37 яшьлек хатын-кыз югалган

Ул 5 августа корпоратив бәйрәмнән кайтканда юкка чыга.

(Чаллы, 8 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда 37 яшьлек Резеда Корнилова исемле хатын-кыз югалган. Инде аны өченче тәүлек эзләп табалмыйлар, дип яза җирле басма.

Ул 5 августа корпоратив бәйрәмнән кайтканда юкка чыга. Аны соңгы тапкыр төнге икедә Яңа шәһәрнең "Нологовая" тукталышында күргәннәр. Бу хатын-кыз шәһәрнең 56 нчы торак эксплуатацияләү идарәсендә эшли. Резеданың кәрәзле телефоны җавап бирми.

Күрүчеләр, белүчеләр булса 8-903-319-43-90; 8-919-684-83-57 телефоннарына шалтыратуны сорыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100