news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 36 яшьлек хатын-кызны көчләргә теләгән ир-атны тоткарлаганнар

Узган чәршәмбедә шәһәрнең 38нче комплексындагы йортларның берсе янында электр белән эретеп ябыштыручы хатын-кызга һөҗүм булган.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Чаллыда электр белән эретеп ябыштыручы хатын-кызны көчләргә теләгән ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.

Хатын-кызга һөҗүм узган чәршәмбедә төнлә шәһәрнең 38нче комплексындагы йортларның берсе янында булган. Ир-ат 36 яшьлек хатын-кызга ташланган һәм көчләргә маташкан. "КАМАЗ"да электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләүче хатын-кыз куркып калмаган. Ул бу кешегә каршы тора алган. Аннан соң бу хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бер атнадан соң шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Ул шушында яшәүче 27 яшьлек ир-ат булып чыккан. Гаебе исбатланса, аңа 10 елга кадәр төрмә яный.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100