Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда 33 яшьлек хулиган тимер юл вокзалын шартлату белән янаган
Аны биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда 33 яшьлек хулиган тимер юл вокзалын шартлату белән янаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Чаллы тимер юл вокзалында бомба куелуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген төнлә килгән. Телефоннан шалтыраткан ир-ат диспетчерга «Вокзалда - бомба, тиздән шартлаячак» дип кычкырган һәм трубканы ташлаган.
Вокзалдагы пассажирлар һәм хезмәткәрләрне тиз арада эвакуацияләгәннәр, бинаны әйләндереп алганнар.
Полицейскийлар вокзалның бөтен почмакларын һәм якын-тирә территорияне җентекләп тикшерсә дә, бомбаны таба алмаган.
Хулиганны тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Әгәр ир-атның гаебе расланса, ул биш елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз