news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 290 кеше “Йөрәгеңне тикшер” акциясендә катнашты

Табиблар мөрәҗәгать итүчеләрнең 72 процентында йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булуын билгеләп үтте.

(Чаллы, 17 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллының 3нче поликлиникасында “Йөрәгеңне тикшер” акциясендә 300ләп катнашучы булды. Бу хакта Чаллы шәһәре башкарма комитеты Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.

“Йөрәгеңне тикшер” акциясе йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы кысаларында уза. Алты сәгать эчендә кардиологларда 290 кеше тикшерелеп чыккан. Барлык пациентларның артериаль кан басымын үлчәгәннәр, электрокардиограмма ясалган.

Табиблар мөрәҗәгать итүчеләрнең 72 процентында йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булуын билгеләп үткән. Алар барысы да дәвалану буенча тәкъдимнәр алган. Сигез кеше стационарда ятып дәвалану өчен җибәрелгән.

Киләчәктә шундый акцияләр Чаллының башка поликлиникаларында да үткәреләчәк, дип искәртә оештыручылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot