news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 23 яшьлек кыз 150 мең сумлык алты телефон урлаган

Кыз урланган телефоннарны саткан, ә акчасын киемнәргә һәм косметикага сарыф иткән.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда Чулман проспектында кибеттә 23 яшьлек кыз 150 мең сумлык алты кәрәзле телефон урлаган, дип яза «Челнинские известия».

Ул сәүдә залыннан алты кәрәзле телефонны алып чыгып киткән. Алар 13-32 мең сум торган, барлыгы 150 мең сумлык булган. Полиция хезмәткәрләре кызны тоткарлаган. Ул беркайда да эшләмәве, шуңа күрә телефоннарны сатуы, ә акчасын киемнәргә һәм косметикага сарыф итүе турында сөйләгән.

Кызга карата “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot