news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 2021 елның 1 сентябренә полилингваль мәктәп ачачаклар

Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән.

Чаллыда 2021 елның 1 сентябренә полилингваль мәктәп ачачаклар
Султан Исхаков

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Чаллыда 2021 елның 1 сентябренә интернат белән 1224 урынга исәпләнгән полилингваль мәктәпне файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында хәбәр иттеләр.

«ТР Президенты республика Хөкүмәтенә 2021 елның 1 сентябренә Чаллы шәһәрендә полилингваль комплексны файдалануга тапшыруны исәпкә алып, 2021 ел төзелеш планына кертергә кушты», - дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта Чаллы башкарма комитеты Казандагы Бондаренко урамында төзелә торган белем йорты кебек мәктәп төзелеше өчен җир участогы бүлеп бирде.

Элегрәк «Татар-информ» 2020 елда Татарстанда 13 мәктәп төзеләчәген хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot