news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 2019 ел ахырында онкология диспансеры төзи башлаячаклар

Яңа объектны сафка бастыру өчен республика бюджетыннан 279,1 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). 2019 ел ахырында Автокалада Чаллы проспекты, 18нче йорт адресы буенча яңа онкология диспансеры төзи башлаячаклар. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе дәүләт сатып алулары сайтында тендер урнаштырган.

Документ нигезендә, яңа объектны сафка бастыру өчен республика бюджетыннан 279,1 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Эшләрне 2020 елның гыйнварына төгәлләү күздә тотыла.

«Эш графигы әзерләргә. Эшләрне дәүләт килешүендә каралган шартлар нигезендә сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарырга», - диелә техник биремдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot