news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 70 яшьлек ир-атны хәрабәләр астыннан чыгарганнар

«Тәне нык җәрәхәтләнгән. Хәле тотрыклы авыр. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла», — дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 18 сәгать 55 минутка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Чаллыда көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә, 1951 елгы ир-атны хәрабәләр астыннан чыгарганнар.

«Тәне нык җәрәхәтләнгән. Хәле тотрыклы авыр. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла», — дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Министр Марат Садыйков торак йортта газ шартлаган урынга очкан.




news_right_1
news_right_2
news_bot