news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 18 меңнән артык кеше ревакцинация ясатты

Шушы көннәрдә Чаллыга балалар өчен «Спутник — М» вакцинасы кайтартылырга тиеш.

(Чаллы, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Бүгенге көнде Чаллыда коронвирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче компонентын — 268 мең, икенчесен 214 меңнән артык кеше ясаткан. Моннан тыш, 18 меңнән артык кеше ревакцинация үткән. Бу эш олылар шифаханәләрендә һәм махсус пунктларда дәвам итә. Атогигантта исә 3 701 кеше ревакцинация ясаткан.

Шушы көннәрдә Чаллыга балалар өчен «Спутник — М» вакцинасы кайтартылырга тиеш.

«Ул да 12-17 яшьлек балаларга ике тапкыр ясала», — дип хәбәр итте сәламәтлек идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова. Вакцинаның икенче компонентын беренчесеннән соң 21 көн узгач кадатырга кирәк. Әлеге процедура ата-ана ризалыгы белән генә башкарыла.

Татарстанга коронавирустан яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Белгечләр әйтүенчә, республикада 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 200 меңгә якын яшүсмергә вакцинация ясалырга тиеш. 


news_right_1
news_right_2
news_bot