news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 170 сайлау участогы ачылды

2181 кеше сайлауда беренче тапкыр катнаша.

(Яр Чаллы, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Чаллыда иртәнге сигездә 170 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 399 меңнән артык сайлаучы кертелгән. Аларның 2181е унсигез яшен тутырып,  быел беренче тапкыр үз гражданлык позициясен белдерәчәк. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы яза.

Участокларда сайлаучыларга ике бюллетень бирелә. Аның берсендә – партияләр исемлеге, икенчесендә кандидатлар язылган. Тавыш бирү участоклары кичке 8 гә кадәр эшләячәк. "Шәһәрдәшләребез сайлауларда актив катнашыр дигән өметтә калабыз. Чөнки Чаллы һәрвакытта да республикакүләм алдынгылар исемлегендә булды. Сайлауларда да сынатмаска иде", - дип яза басма. 

news_right_1
news_right_2
news_bot