news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 16 яшьлек укучы кыз әнисенең күз алдында үлгән

Мәктәптә укучы кыз балага әнисе “ашыгыч медицина ярдәме” чакырткан булган, ләкин кыз табиблар килгәнче җан биргән.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Чаллы шәһәрендә 16 яшьлек кыз баланы үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана, дип яза “Челнинские известия” газетасы.

Әнисе эштә вакытта кыз көне буе өйдә торган. Бермәлне аның хәле начарланган һәм ул шул хакта әнисенә телефон аша хәбәр иткән. Әнисе эштән сорап кайтып, “ашыгыч медицина ярдәме” чакырткан, ләкин кыз табиблар килгәнче җан биргән.

Судмедэкспертлар кызның үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклый. Укучы кызның элек ябыгу өчен препаратлар кулланганы, соңгы 2 атнада алардан баш тартканлыгы билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot