news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 16 каттан егылып төшкән бала үлгән

Хастаханәгә китергәндә малай клиник үлем халәтендә булган.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Валерия Белова). Яр Чаллы шәһәрендә 6 яшьлек бала 16 каттан егылып төшкән. Ул кичә кич белән хастаханәдә үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га үз чыганаклары хәбәр итте.

Әлеге мәгълүматны Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең матбугат хезмәтендә дә расладылар.

"Хастаханәгә китергәндә малай клиник үлем халәтендә иде. Ул алган травмаларыннан вафат булды", - дип аңлаттылар клиниканың матбугат хезмәтендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100