Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда 15 яшьлек кыз егылган бинаны җимерәләр
61нче комплекста яшәүчеләр биредә торак йорт төзиячәкләр дип уйлыйлар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чаллы, 8 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда 15 яшьлек укучы егылган ташландык төзелеп бетмәгән балалар бакчасын җимерәләр. Бу хакта 61нче комплекста яшәүче һәм кызны коткаруда катнашкан Наталья Газизова сөйләде.
Алдан «Татар-информ» 31 июльдә Чаллының 61нче комплексында фаҗига булуын хәбәр иткән иде. 15 яшьлек кыз икенче каттан егылган. Аны комада килеш реанимациягә алып киткәннәр.
Безнең мәгълүматлар буенча, хәзер зыян күрүче Балалар республика клиник хастаханәсендә ята. Аның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә.
Һәллакәттән соң 61нче комплекста яшәүчеләр социаль челтәрләрдә фаҗига беркемгә дә сабак булмады дип яздылар. Объект караучысыз, анда тагын үсмерләрне күргәннәр.
Бәхетсезлек очрагыннан соң башкарма комитет төзелеп бетмәгән бинаның июньдә сатылуын хәбәр итте. Объектта куркынычсызлык тәэмин итү өчен яңа милекче җаваплы булуын белдерделәр.
Прокуратура яңа хуҗага объектны сак астына алырга һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркынычсыз итәргә йөкләде.
Бүген төзелеп бетмәгән бина янында кран күренүе һәм яңа хуҗа бинаны җимерергә керешүе билгеле булды.
61нче комплекста яшәүчеләр биредә торак йорт төзиячәкләр дип уйлыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз