news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 138 кеше коронавирус инфекциясе аркасында медицина күзәтүендә кала

Автокалада яшәүче 777 кешедә (шул исәптән 8 пациентта — узган тәүлектә) «коронавирус инфекциясе» расланган.

Чаллыда 138 кеше коронавирус инфекциясе аркасында медицина күзәтүендә кала
Набчелны.ру

(Чаллы, 20 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 138 кеше коронавирус аркасында медицина күзәтүендә кала, шуларның 105е – яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән аралашкан кешеләр. Автокаланың Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Пандемия башланганнан алып Автокалада яшәүче 777 кешедә (шул исәптән 8 пациентта — узган тәүлектә) «коронавирус инфекциясе» расланган.

Шул ук вакытта, 6 мең 273 кешегә медицина күзәтүе таләп ителми, дип өстәде докладчы.

Автокалада пандемия башланганнан алып коронавирус йоктырган алты пациент үлгән, 496 кеше терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot