news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 121 оешма КАМАЗ предприятиесе эшчеләренә ташламалы хезмәт күрсәтә

Бүген Чаллыда 121 учреждение һәм оешма "КАМАЗ" белән хезмәттәшлек итә, аларда ташлама күләме 30 процентка кадәр җитә.

(Чаллы, 7 гыйнвар, "Татар-информ”, "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Татарстандагы Чаллы шәһәрендә "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте үз хезмәткәрләрен социаль яклау юнәлешендә максатчан эш алып бара. Нәтиҗәдә шәһәрнең күп кенә предприятие һәм оешмаларында автогигант хезмәткәрләренә ташламалы бәядән товарлар сатыла, хезмәтләр күрсәтелә, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.

Бүгенге көндә Чаллыда даруханәләр, кибетләр, ягулык станцияләре — барысы 121 учреждение һәм оешма "КАМАЗ" белән хезмәттәшлек итә. Ташлама күләме 30 процентка кадәр җитә. Моның өчен кассада автогигантның пропускын күрсәтергә генә кирәк, дип яза шәһәр газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100