news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 12 яшьлек малай ваннада егылып үлгән

Ир баланың әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырган, әмма баланың гомере табиблар килгәнче өзелгән.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда 12 яшьлек малай ваннада егылып үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига 13 июнь көнне Автоградта килеп чыккан. 12 яшьлек малай ваннада таеп егылган һәм җитди җәрәхәтләр алган.

Ир баланың әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырган, әмма баланың гомере табиблар килгәнче өзелгән.

Мәктәп укучысы үлеме буенча тикшерүгә кадәр сораштырулар башланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot