news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 12,5 миллион сумлык уникаль хоккей мәйданчыгы ачылды

1800 квадрат метр мәйданны биләгән уникаль хоккей мәйданчыгы республика программасы ярдәмендә сафка баскан.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче интернат-лицей территориясендә хоккей мәйданчыгы ачылды. Бу хакта Автокаланың рәсми порталында хәбәр ителә.

1800 квадрат метр мәйданны биләгән уникаль хоккей мәйданчыгы «Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше» республика программасы ярдәмендә сафка баскан.

Ясалма өслекле мәйданчыкта балалар җәен дә баскетбол, волейбол һәм футбол уйный алачак. Территориядә шулай ук 150 урынлы трибуналар һәм җылытыла торган ике чишенү бүлмәсе бар.

Спорт объектын төзүгә республика бюджетыннан 10 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Чишенү бүлмәсендә ремонт ясау һәм җиһазлар сатып алу өчен шәһәр казнасыннан тагын 2,5 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев искәрткәнчә, бу 2019 елга яхшы бүләк һәм аннан тулысынча файдаланырга кирәк.

Хоккей мәйданчыгында Спортның кышкы төрләре фестивале кысаларында тәүге ярышлар үткәрелгән инде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100