news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 11 сугыш героена багышланган Геройлар аллеясын ачалар

Скульптура композицияләрен рәссам Вадим Иксанов эшләгән, эшмәкәр Радик Равилов эшчәнлек алып бару чыгымнарын финанслаган.

Чаллы, 27 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 30 августта Геройлар аллеясы ачыла. Анда 11 Советлар Союзы Героена һәйкәлләр куелачак.

Скульптура композицияләрен рәссам Вадим Иксанов эшләгән, эшмәкәр Радик Равилов эшчәнлек алып бару чыгымнарын финанслаган.

“Наил Мәһдиевнең Геройлар аллеясы булдыру идеясе минем күңелгә хуш килде. Мин анда катнашырга уйладым, һәрберез ул геройларның исемнәрен белергә тиешбез”, - диде Радик Равилов.

Шәһәрнең тарих-төбәк музее өлкән фәнни хезмәткәре Билал Канеев әйтүенчә, төбәкне өйрәнүчеләр геройларның исемнәрен шактый еллар өйрәнеп төзегән. “Кайбер геройларның биографияләрен ачыклау өчен чит илләрдән туганнарын эзләргә кирәк булды, биредә калмаганнар”, - диде Канеев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot