news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 10 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән

Шәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрлекнең барлыгы 27,6 мең субъекты бар, аларда 55 меңнән артык, ягъни шәһәрдәге хезмәткәрләр санының өчтән бере диярлек эшли.

Чаллыда 10 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән
архив

(Чаллы, 30 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда үзмәшгульләр сыйфатында 10 мең кеше теркәлгән. Бу хакта мэриядә узган киңәшмәдә билгеле булды.

Үзмәшгульләрнең бизнес-эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәр бюджетына быел 11 айда 6 млн сум салым кергән.

«Бүген үзмәшгульләр — интеллектуаль хезмәт һәм конкрет җитештерү белән шөгыльләнүче әзерлекле кешеләр. Иртәгә һәм берсекөнгә алар кече һәм урта бизнес предприятиесе җитәкчесе булырга мөмкин», — диде Автошәһәр башлыгы Наил Мәһдиев.

Шәһәрдә барлыгы 27,6 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли, аларда 55 меңнән артык, ягъни шәһәрдәге эшчеләр санының өчтән бере диярлек кеше хезмәт куя. Бу «Камаз"дагыдан да күбрәк. Ә ялланган хезмәткәрләрне дә исәпкә алсак, шәхси эшмәкәрләрдә 80 меңнән артык кеше эшли.

Тулаем территориаль продуктта кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 33,4 процент тәшкил итә (Татарстанда бу күрсәткеч 25,5 процент дәрәҗәсендә), зур булмаган предприятиеләрдән кергән салымнар өлеше — 34 процент.

«Ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта предприятиеләрнең әйләнеше, безнең бәяләүләр буенча, 2 процентка артачак һәм 209,3 млрд сум тәшкил итәчәк. Бу шәһәр сәнәгатенең дүрттән бер өлеше диярлек», — дип искәртте Мәһдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100