news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы журналистлар бүлекчәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Бүгенге көндә Чаллы журналистлар оешмасында 80нән артык кеше исәпләнә.

(Чаллы, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда Татарстан журналистлар берлегенең шәһәр бүлекчәсенең чираттагы җыелышында күпчелек тавыш белән Мирһади Мирзаян улы берлекнең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе итеп сайланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүлекчәнең рәисе Рахман Шәфигуллин башкарылган эшләргә йомгак ясады. Журналистлар берлеге әгъзасы, язучы һәм публицист Ягъсуф Шәфыйков, үз теләге белән рәислектән китәргә теләк белдергән җитәкче урынына газетаның баш мөхәррире, шагыйрь Мирһади Разов кандидатурасын тәкъдим итте.

Яңа җитәкче бүлекчә эшен җанландыру, ветераннарга ярдәм итү буенча шәһәр җитәкчелеге белән бергәләп эшләячәген әйтте.

Аннары 11 кешедән торган корылтай делегатлары исемлеге дә бертавыштан расланды. Чаллыдан декабрьдә булачак корылтай эшендә Мирһади Разов, Ләлә Гайфетдинова, Ягъсуф Шәфыйков, Евгений Кобелев, Нариман Абдурахманов, Рахман Шәфигуллин һәм башкалар катнашачак.

Бүгенге көндә Чаллы журналистлар оешмасында 80нән артык кеше исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100