Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы заманча базарлар өчен көрәшә
Чаллы заманча базарлар өчен көрәшә
Чаллы, 7 февраль, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Чаллы хакимиятенең Сәүдә идарәсе 2005 елда барлык ачык сәүдә мәйданнарын ябык биналарга алыштыру максаты куйды. Бүгенге көндә сәүдә урыннарының бары тик 73 проценты гына ябык бинада урнашкан һәм сатып алучылар өчен уңайлы булып санала.
Идарә башлыгы Рәисә Солтанова сүзләренчә, Чаллыда 31 базар эшли, аларда 7269 сәүдә урыны ачылган. Соңгы ике елда биредә 5 яңа базар барлыкка килде һәм сату урыннары тагын 700гә артты. Базар комплексларының үсешенә ел саен шәхси фирма һәм компанияләрнең 100 миллионга кадәр инвестицияләре кертелүе инфраструктураны сизелерлек яхшыртты. Базар территорияләрендә кабымлык һәм кафе, көнкүреш хезмәт күрсәтү предприятиеләре пәйда булды, сатучыларның эш шартлары яхшырды. Урамда сатучыларның каршы торуларына карамастан, узган ел дәвамында шәһәрдә санкциясез сәүдә урыннарын бетерү буенча актив эш алып барылды.
Статистика мәгълүматлары буенча, яшәү дәрәҗәсе яхшыру, алдынгы сәүдә технологияләре үсеше нәтиҗәсендә базарда сатып алуга өстенлек бирүче чаллылар саны елдан-ел кими. Мисал өчен, берәмләп сату әйләнешендә базар өлеше 27 проценттан 23 процентка кадәр кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз