Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы үзәгендә күп катлы йортта чыккан янгында бер ир-ат зыян күргән
Чулман проспектында 10нчы каттагы фатирларда янгын мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Чаллыда Чулман проспектындагы биек йортларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын турында хәбәр кичке биштә 101нче янгын сагы номерына килгән. 10нчы каттагы фатирларның берсендә әйберләр янган, янгын мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән.
Махсус хезмәтләр килгәнче өйдән 20 кеше, шул исәптән биш бала мөстәкыйль рәвештә чыккан.
Янгында бер кеше зыян күрә. Яну продуктлары белән агуланган ир-атны шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз