Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы үзәгендә 17 яшьлек егетнең мопедына барган җирдән ут капкан
Гадәттән тыш хәл Сөмбикә һәм Вахитов проспектлары чатында килеп чыккан.
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Чаллы шәһәре үзәгендә 17 яшьлек егетнең “Ирбис” мопедына барган җирдән ут капкан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Мопед двигателенә Сөембикә һәм Вахитов проспектлары чатында ут капкан. 54 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре берничә минутта утны сүндергәннәр.
Нәтиҗәдә, мопед тулысынча янып беткән. Егет транспорт чарасы белән номерларсыз идарә иткән була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз