Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы юлында машина йөртүче хатын-кыз йоклап китеп, «КАМАЗ» белән бәрелешкән
Авыр йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә хатын-кызның кабыргалары сынган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Чаллы-Сарман юлының беренче километрында юл һаләкәте булган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының үз хәбәрчесе һаләкәт урыннан хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобиле белән идарә иткән 46 яшьлек хатын-кыз рульдә килеш йокыга китә. Машина каршы як полосага чыгып, зур тизлектә «КАМАЗ» үзбушаткычы белән бәрелешә.

Авыр йөк машинасын йөртүче бәрелешүне булдырмый калырга тырышып, машинаны юлдан читкә бора.

«Юл-транспорт һаләкәте аркасында автоледи зыян күрә. Аның кабыргалары сынган, бәрелгән һәм тырналган урыннары да бар», — дип ачыклык кертте агентлык корреспонденты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз