Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы яшьләре илкүләм акциядә катнашты
"Язгы игелек атнасы 2017" Бөтенроссия акциясе кысаларында Яр Чаллыдагы "Орион" яшьләр үзәге 800 дән артык төрле чара үткәрде.
(Чаллы, 29 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Альбина Зарипова). "Язгы игелек атнасы 2017" Бөтенроссия акциясе кысаларында Яр Чаллыдагы "Орион" яшьләр үзәге 800 дән артык төрле чара үткәрде. Анда 10 меңнән артык шәһәрдәшебез катнашты.
Чаралар "Яр Чаллыдагы игелекле эшләр үзәге" иҗтимагый оешмасы һәм Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә, "Игелекле эшләр уены 2017" марафоны рәвешендә оештырылды. Атна дәверендә яшьләр "Экологик уикенд", "Өлкәннәргә ярдәм", "Гаилә белән яраткан китапларны уку", "#Мывместе #Безбергә", "Тарихи Ватаныбызны саклыйк", "Спортлы Татарстан" исемнәре астында төрле түгәрәк өстәлләр, очрашулар, парк, урамнарны, яр буйларын чүпләрдән чистарту өмәләре үткәрделәр. Өлкәннәргә, ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү, яшьләр арасында кан бирү кебек мөһим социаль күренешне популярлаштыру, гаиләдә китапларны сәнгатьле итеп уку бәйгеләре дә оештырылды. Моннан тыш "Җиңү агачы" Бөтенроссия акциясе кысаларында 337 агач та утыртылды.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда "Язгы игелек атнасы" акциясе 15 апрельдә башланып 25 нә кадәр дәвам итте. Россия күләмендә ул 1997 елдан үткәрелә. Акциянең төп максаты – яшьләрне мөмкин кадәр игелекле гамәлләргә тартып, файдалы эшләр башкару.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз