news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы яшьләре Георгий тасмалары таратуга бәйле транспорт акциясе үткәрде

Автәшәһәрдә барлыгы 60 мең Георгий тасмасы тарату күздә тотыла

(Чаллы, 29 апрель, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Кичә Чаллының Халыклар дуслыгы һәм Тынычлык проспектлары чатында “Хәтерлибез һәм горурланабыз!” дип исемләнгән транспорт акциясе үтте.
Акция шәһәрнең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, яшьләр эшләре идарәсе һәм “Нур” яшьләр үзәге ярдәмендә узды. Акциядә Шәһәр студентлар советы һәм Чаллының “Бердәм Россия” Яшь гвардиясе” лидерлары кулларына “Каешны эләктер, тизлекне кимет. Гомер бер генә”, “Фараларны яндыр, музыканы сүндер, бөтен игътибарны – юлга!”, “Шофер, ашыкма, сине өйдә көтәләр!”, “Ышанмыйсың икән, узып китмә” дигән плакатлар күтәреп басып торды, шуның белән алар машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды.
Моннан тыш, ЮХИДИ инспекторлары машиналарны туктатып, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Георгий тасмалары өләште. Иҗтимагый оешма активистлары 3000 гә якын Җиңү символы таратты.
Сүз уңаеннан, акция барышында бер генә машина йөртүче дә штрафка тартылмады, кагыйдә бозучылар исә кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре язылган листовка, шулай ук Георгий тасмасы алды.
Искәртеп узабыз, Автошәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм активистлары якын көннәрдә 32 меңнән артык Георгий тасмасы таратачак. Акцияләр сәүдә үзәкләрендә, сугыш ветераннары госпиталендә, “КамГЭСэнергострой”, “ЖилЭнергоСервис» һәм башка предприятиеләрдә, Чаллыдагы иң популяр урамнарның берсе булган Энтузиастлар бульварында узачак. Шулай ук бу атна дәвамында Королев урамындагы “Татнефтепродукт-Чаллы” һәм “АГЗС-Пропан” автозаправкаларында Георгий тасмалары өләшү буенча акция үтә. Бүгенге көндә 15 меңнән артык тасма таратылган инде.
Автәшәһәрдә барлыгы 60 мең Георгий тасмасы өләшү күздә тотыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot