Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгында 80-85 тонна кәбестә уңышы чыгар дип планлаштыралар
Быел Голландия сортлы кәбестә утыртканнар
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгында соң өлгерә торган кәбестә уңышын җыю бара.
Хуҗалыкта кәбестә культурасы быел 45 гектар мәйданны били. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 15 гектарга кимрәк. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов белдерүенчә, елына күрә уңыш ярыйсы гына – гектарыннан 810 центнер чыга.
– Без барлыгы 80-85 тонна уңыш чыгар дип планлаштырабыз. Быел Голландия сортлы кәбестәләр утырттык, алар арасында соң өлгерә торганнардан «бузуни», «аривист» дигәннәре дә бар, –дип белдерә Ришат Сәхәбетдинович “Якты юл” газетасына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз