news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Чаллы яшелчәсе +" хуҗалыгы Тукай районында беренчеләрдән булып кырга чыкты

Хуҗалык көзге культураларны тамырдан тукландыруга дүшәмбе көнне керешкән иде.

(Тукай, 14 апрель, "Татар-информ", "Якты юл").  «Чаллы яшелчәсе +» хуҗалыгы Тукай районында беренчеләрдән булып кырга чыкты. Хуҗалыкта көзге культураларны тамырдан тукландыруга дүшәмбе көнне керешкән иде, дип яза район матбугаты.

Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыпов хәбәр итүенчә, кырда ике «туман» агрегаты эшләгән. Ике көн эчендә 410 гектардагы арыш һәм көзге бодай тамырдан тукландырылган. Бу максатка 41 тонна минераль ашлама тотылган. Хәзерге көндә хуҗалыкта кындырак басуына керделәр. Әлеге күпьеллык үлән 200 гектар мәйданны били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе хәбәр итүенчә, бу көннәрдә кырга «Биклән» җитештерү кооперативы да чыгарга жыена.

Бүген район башлыгы җитәкчелегендә махсус комиссия техниканын әзерлеген тикшерү өчен кабат хуҗалыкларга чыгачак. Крестьян-фермер хужалыклары да игътибардан читтә калмаячак.
http://www.tukai-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot