news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Чаллы–яшелчә" хуҗалыгы теплицаларында яшелчә утырту эшләре бара

Һәр елны басуда 50 гектар кәбестә, 40 шар чөгендер белән кишер һәм 70 гектар җир бәрәңге өчен калдырыла.

(Чаллы, 21 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Эльвира Гайнетдинова). Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре башланды. Кемнәрдер тәрәзә төпләренә кыяр, помидор үсентеләре утыртса, икенче берәүләр кишер, бәрәңге орлыкларын да барлый башлаганнардыр инде. "Чаллы-яшелчә" хуҗалыгын да бу эшләр инде күптән гөрләп бара, дип яза җирле басма.

4359 гектар җирне тәшкил иткән басуда быел да яшелчә һәм бөртекле үсемлекләр үз урыннарын алачак. Шушы җирнең 410 гектарында уҗым чәчелгән, ә калганы яшелчәләр өчен исәпләнгән. Һәр елны басуда 50 гектар кәбестә, 40 шар чөгендер белән кишер һәм 70 гектар җир бәрәңге өчен калдырыла.

Бүгенгесе көндә кәбестә инде чәчелгән, алар уртача температура 20 градусны тәшкил иткән теплицаларда үсәләр. 15 майда аларны басуга күчереп утыртырга планлаштыралар.

"Чаллы-яшелчә" агрофирмасы җитәкчесе Ришат Хатыйпов сүзләренә караганда, кәбестә белән беррәттән кишер, чөгендер орлыклары кайтартылган, бәрәңгеләр дә әзер.

"Орлыкларны барысын да җитәрлек итеп әзерләп куйдык. Бездә нигездә сыйфатлы, "элита", "супер элита" кебек семеналар гына. Орлыклы культурага килгәндә дә шул ук, арпа, солы, бодай барысы да җитәрлек. Алдан әзерләп куймыйча булмый бит. Әле шушы көннәрдә генә 51 кг ашлама кайтарттык. Ул бөртекле үсемлекләргә дә, яшелчәләргә дә бик кирәк, шуңа аннан башка гына эшне башкарып булмый.

"Арбаларны кыштан әзерлә", – дигән кебек, кыр эшләрендә дә авыл хуҗалыгы техникаларын беренчеләрдән булып тикшерә башлыйлар. "Бездә техника белән проблемалар юк. Бер ел алдан барысын да кайгыртып, төзәтәсен төзәтәп куябыз, шуңа күңелебез тыныч", – ди эшчеләр.

Агрофирма 2017 ел башында яңа сабаннар, 2016 елда 3 трактор һәм чәчкечләр белән тәэмин ителгән. Быел исә алар яңа агригатлар һәм сиптергечләр алырга планлаштыралар.

Шунысын да әйтергә кирәк, һәр авыл җирлегендә эшче куллар җитмәү, яшьләрнең күпләп шәһәргә китүе бүген зур проблемаларныңберсе булып тора. Ришат Сәхәбетдинович сүзләренә караганда, аларның оешмасына да бу мәсьәлә кагылып алган, ләкин чишелешен бик тиз тапканнар.

"Элек кешеләр күпләп шәһәргә агыла иде, хәзер исә хәлләр уңай якка үзгәрде. Чөнки без күпләп өйләр салабыз. Мәсәлән, узган ел 6 йорт салдык. Бүгенге көндә хәттә шәһәрдән монда эшкә киләләр дип тә горурланып әйтә алабыз. Чөнки эшкә урнашу белән без аларны яңа салынган йорт белән тәэмин итәбез, ә алар үз чиратларында, авыл хуҗалыгында 15 ел эшләргә тиеш булалар. Килгәннәрнең берсе дә китәргә ашыкмый. Быел гына әле менә 3 яшь пар кайтып урнашты. Шәһәр якын, мәктәбе, эше, коттеджы, 12 гектар җире бар. Начар мени?!",- ди "Чаллы-яшелчә" оешмасы җитәкчесе.

Быелгы уңышның күпме буласын төгәл генә әйтеп булмый. Ноябрь, декабрьдә явым-төшемнәр аз булды. Сынамышларга күз салсак, бу ике ай май һәм июнь белән тәңгәл килә, димәк, әлеге айлар да яңгырларсыз, коры булырга мөмкин. Ләкин "Чаллы-яшелчә" оешмасы быел да сынатырга җыенмый. Орлыкларны иртәрәк, дым күп булганда чәчеп калырга тырыша алар. Үткән елны кыр эшләрен 24 апрельдә башлап җибәргән булсалар, быел шушы көннәрдә алар күп еллык үләннәрне тырмалау эшләрен башлап җибәргәннәр инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100